- тыну
- 1. Сөйләшүдән, җырлаудан, кычкырудан, атудан һ. б. ш. тавыш чыгарудан туктау, тын калу. Берәр төрле тавыш ишетелми, яңгырамый башлау; туктау 2. Берәр нәрсә эшләргә уйлаудан, фикер йөртүдән яки берәр эш эшләүдән туктау тик ул тынмый, һаман уйлый. Хәрәкәт итүдән туктау 3. Берәр эш (тән) вакытлыча туктау сугыш хәрәкәтләре тынган арада 4. Көчсезләнү, бетү, туктау (табигать күренешләре тур.) 5. күч. Дулкынланудан, ярсудан, борчылудан туктау, тынычлану. Кимү, басылу, бетү (хис, авырту тур.) 6. Сүз, фикер әйтүдән, сөйләшүдән туктау. Берәр нәрсә тур. дәшмәү, үз фикерен әйтмәү 7. күч. Авырлыклардан, мәшәкатьләрдән, бимазалардан, кешеләрдән һ. б. ш. котылу, арыну
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.